Әсхадуллина Энҗе
“Тамчы – шау”минем күңелдә нинди истәлекләр калдырды.
Безне, Йөрек укучыларын, “Тамчы-шау”тапшыруына чакырдылар. Без бик теләп риза булдык. Бу телешоу 22 сентябрьдә уздырыла икән. Барыбызны да ныклап әзерли башладылар. Сораулар буенча Зөлфия апа, татар халкының милли бәйрәмнәре турында Әлфия апа, Миләүшә апа барысын берләштереп, безне әзерләделәр. Бәйгедә катнашучылар 5 булса, ә безнең өчен кайгырып яки сөенеп утыручылар 3 кеше иде. Шулай ук безнең белән мәктәп директорыбыз Лилия апа Мубаракова һәм мәктәпнең пионервожатые Миләүшә апа Халиуллина барды.
Казанга килеп җиткәч, безне каршы алдылар һәм көтеп торырга куштылар. Төшерер алдыннан, безгә барсын да бер кабат аңлатып чыктылар. Тапшыруның башында мәктәп, авыл, үзең белән таныштыру иде.
Авылыбыз бигрәк матур,
Йөрек суы буенда.
Әрәмәдә кошлар сайрый,
Моңсуланган чагында.
Бу юллар минем туган авылым Йөрек турында инде. Мин үзем шул авыл инешендә су коенып, әрәмәләрендә җиләк тыеп, матур табигать кочагында уйнап үстем. Шуңа күрә исемем минем Энҗе.
“Энҗе чәчәк – Ландыш ул,”-
Дип җырлыйлар җырчылар.
Мин дә җырларга яратам.
Шуңамы Энҗе исемен,
Белеп кушкан әниләр.
Әйбәт уку, бию, җырлау-
Минем төп шөгыльләрем.
Бу бәйгедә катнашканга
Сөенә күңелләрем.
Ә каршы як командасы Чувашиядән, Урмай мәктәбе укучылары. Аларның кайбер сүзләре бик аңлашылып та бетми, чөнки алар мишәрләр. Аларның сөйләм телләре безгә шактый кызык тоелды.” Әле мондый милләт вәкилләре дә бар икән”,- дигән фикергә килдек без.
Мине команданың капитаны итеп сайладылар. Конкурсның беренче турын игълан иттеләр. Бу конкурс география, биология, химия һ.б. фәннәргә карата бирелгә 10 сораудан гыйбарәт иде. Әле тагын җитезлек тә таләп ителә. Кем беренчерәк кнопкага басып, иң беренче җавап бирү хокукын ала. Тиз һәм төгәл итеп җавап бирү кирәк. Без бу ярышта җитезрәк булып чыктык һәм җиңдек. Жюри әгъзалары бу конкурс өчен безгә 5 балл, ә каршы якка 4 балл бирделәр.
Икенче конкурста экраннан 5 рәсем күрсәттеләр. Бу игътибар сорый торган конкурс иде. Шушы 5нче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән иде. Бу сорауга без төгәл итеп җавап бирә алмадык, ә каршы як командасы дөрес һәм төгәл итеп җавап бирде. Тик моның белән әле конкурс бетмәде. Барыбызга да видеосюжет күрсәттеләр. Һәм бу сюжетта, татар халкының нинди милли бәйрәме турында сүз баруын белергә тиеш идек. Без ул бәйрәмне алга куелган кәгазь битенә язарга тиеш булдык. Сүз “Җыен” бәйрәме турында бара иде. Без биргән җавап дөрес булды, ә “Мишәрләр” командасы “Нәүрүз” диде. Бу билгеле дөрес җавап булмады. Бу ярышта безгә 3 балл, ә каршы якка 2 балл гына бирделәр. Шулай итеп безнең 8 балл, ә аларның 6 балл булды.
Өченче конкурста бирелгән бер озын сүздән бик күп яңа сүзләр ясарга кушылды. Без бик күп сүз ясый алдык, ләкин көндәш команда 1 сүзгә өстенлек белән, бу ярышта җиңүче булды . Аларга 5 балл, ә безгә 4 балл куйдылар. Нәтиҗәдә безнең барлыгы 12, ә каршы якныкы 11 балл белән бәяләнде.
Дүртенче конкурс хәлиткеч ярыш булды. Монысы капитаннар ярышы иде. Бирелгән мәкальләрнең алып баручы башын, ә капитан калган яртысын әйтеп бетерергә тиеш иде. Башта 10 мәкаль каршы як капитанына бирелде, Гөлнара (капитанның исеме) барлык мәкальләрне дә дөрес итеп җавап бирде. Миңа да шулай ук мәкальләр бирелде, аларга дөрес итеп җавап бирдем. Ләкин бу ярышта ике якны да тигезләп куйдылар.. Дуслык җиңде дип әйттеләр дә, бүләкләр тапшырдылар. Ике команда да 21 балл җыйды.
Менә шулай итеп без “Тамчы-шау” интеллектуаль күңел ачу тапшыруында катнашып кайттык.
Әсхадуллина Энҗе 8 сыйныф укучысы.