АЛТЫН САНДЫК // “ЯШЬ ЭЗТАБАР” чыгарылышына өстәмә / № 1. 2008 ел. // Малмыж районы балалар иҗат йорты
Редактор баганасы.
Хөрмәтле укучылар, коллегалар!
Менә яңа 2008 ел башланып китте. Узган 2007 ел безнең өчен бик истәлекле ел булды: "Яшь эзтабар" крайны өйрәнү-туристлык эшчәнлеге чаралары аша татарның этно-милли мирасын өйрәнү" проекты гамәлгә керде. Уздырылган чаралар һәм алдагы эшләр турында без инде язып чыккан идек. Исегезгә төшереп үтәбез: мәктәп укучыларының туган якны өйрәнү буенча фәнни-тикшерү эшләренең 11 районара бәйгесе 25 апрельдә уздырылачак. Тикшерү эшләре 1 ай алдан, ягъни 25 мартка Малмыж районы балалар иҗат йортына тапшырылырга тиеш. Тикшерү эшләре "Мәктәп укучыларының туган якны өйрәнү буенча фәнни-тикшерү эшләренең 1 районара бәйгесе шартлары"на ("Яшь эзтабар" №1) туры китереп язылырга тиеш.
"Алтын сандык" кушымтасы үткән елдагыча ай саен чыгарылачак. Белгәнегезчә, 2008 ел — гаилә елы. Шуңа күрә дә сездән гаилә, татар нәселләре тарихы, исемнәр һәм фамилияләр топонимикасы турында кызыклы материаллар, гаилә турында шигырьләр, җырлар, хикәяләр һ.б. көтеп калабыз. Алай гына да түгел гаилә елына багышлап уздырылган чараларны яктырткан рәсемнәр һәм фотосүрәтләр дә җибәрсәгез, без бик шат булыр идек.
Ә бу санда без сезне Малмыж районы балалар иҗат йорты каршында оештырылган "Татар теле" берләшмәсе белән таныштырып үтәбез.
Я.Әсхэтдинова.
МАЛМЫЖ РАЙОНЫ БАЛАЛАР ИҖАТ ЙОРТЫНЫҢ “ТАТАР ТЕЛЕ” БЕРЛӘШМӘСЕ
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмгең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Әйе, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның йөрәккә үтеп керә торган үтемле бу шигъри юллары ана телебезнең бөеклеген, әһәмиятен, гүзәллеген һәм олы тәрбияче булып торуын ачык дәлилли. Ә менә милли рухи байлыгыбызга килгәндә, аны сәнгать төрләре, халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән күркәм гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, әхлак кагыйдәләре тәшкил итә. Ләкин үз халкыбызның бу байлыгын бөтен нечкәлекләре белән аңлау һәм үзләштерү телне камил белүдән башка һич кенә дә мөмкин түгел. Нәкъ менә муңа күрә дә олы фикер ияләре ана телен халыкның бөек тәрбиячесе дип атап, аңа мәдхия җырлыйлар.
Менә безнең Малмыж шәһәренең Балалар иҗат каршында 1997нче елдан бирле татар теле берләшмәсе эшләп килә. Телне өйрәнү белән беррәттән, анда милли йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә дә зур әһәмият бирелә. Әлбәттә, берләшмәгә татар балалары йөри. Шулай ук киләчәк тормышта күп тел белүнең бары файдага гына булуын хәзердән үк аңлап кайбер урыс балаларының да берләшмәгә теләп йөрүләре куандыра, әлбәттә.
Ә инде менә күп кенә татар гаиләләрендә әти-әниләре генә түгел, хәтта әби-бабаларының да ватып-сындырып булса да оныклаләре бик аяныч. Мәктәпләрдә дә татар теле укытылмый. Шулай булгач, балаларыбыз ана телләрен белми дип аһ оруыбыз һич урынсыз.
Берләшмәгә йөруче менә шушы балаларның бераз вакыттан соң үзара саф татар телендә сөйләшүләре, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, матур итеп җырлаулары, оста итеп биюләре ничек куандыра бит. Шәһәребездә социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә өлкән әби-апалар алдында аларның милли киемнәрдән матур чыгыш ясаулары һәрчак җылы алкышлана. Шулай ук төрле милли бәйрәмнәрдә дә катнашып, алар телебезнең нинди матур бай, сәнгатебезнең нинди күркәм булуын балаларча тоеп куаналар.
Шул рәвешле, аларның телебезне өйрәнугә теләкләре артуын күреп, без дә чиксез шат әлбәттә.
Минһаҗева З.С.
Гөлләрем.
Үсә тәрәз төпләремдә Матур, нәфис гөлләрем. Гөлчәчәкләр, алчәчәкләр — Алар минем серләрем. Мин су сипкән саен алар Йөрәгемне айкыйлар. Аннары, рәхмәт әйткәндәй, Башкайларын чайкыйлар.
Гыйләҗетдинова Гөлфия. 11Б.
Песием.
Минем матур песием бар: Шундый матур, ягымлы. Шуңа аны бик яратам — Шуңа янымда тотам.
Низамиева Диләрә. 3А.
Мәрхәмәт.
(Әкият).
Борын-борын заманда, урман эчендәге авылда, яшәгән, ди, ана белән улы. Улының күзе тумыштан сукыр, яктылыкны күрүдән мәхрүм булган. Шулай булса да, ул бик матур итеп гармунда уйнаган, җырлаган. Җырлары гел моңлы һәм сагышлы булган, ди. Егет үсеп буйга җиткәч, әнисе дөньядан китеп бара.
Шулай бер көн, Таңйолдыз исемле кыз аланлыкта чәчәк, җиләк җыеп йөргәндә, колагына бер моңлы җыр ишетелә. Шул якка барса, агач төбендә чибәр, зифа буйлы, моңсу карашлы бер егет җыр көйләп утыра, ди. Таңйолдыз егет белән танышып, дуслашып китә. Моң-зарларын, шатлык-кайгыларын бүлешә башлыйлар. Егет кызны күрмәсә дә, аның яраткан, гәмерлек юлдашы булырга ризалык сораган. Таңйолдызның ризалыгын алгач, егет шатлыгыннан елап җибәрә һәм, кинәт аның күзләре төс аера, әйләнә-тирәне күрә башлаган, ди.
Менә шулай, дуслар, кешенең яхшы сүзе, мәрхәмәтле сукыр күзләрне дә ачарга сәләтле була икән.
Гәрәева Гөлүзә, 8Б.