1 регионара “ДУСЛЫК” фестивале шартлары.
Фестивальнең максаты: татар халкының рухи байлыгын тергезү hәм аңа мәхәббәт тәрбияләү, иҗади талантларны ачыклау, балаларның эстетик тәрбиясен яхшырту hәм активлаштыру.
Катнашалар: Киров өлкәсеннән Малмыж hәм Нократ Аланы районнары, Татарстан республикасы Балтач районы балалары. Катнашучылар саны чикләнмәгән.
Уздыру вакыты: 2008 елның декабре.
Фестиваль программасына тәкъдим ителәләр:
1. Халык җырлары (элеккеге hәм хәзерге.)
2. Халык уен коралларында көйләр башкару.
3. Халык биюләре (элеккеге hәм хәзерге).
4. Җырлы-биюле уеннар
Фестивальгә карата таләпләр:
- Башкару осталыгы;
- Артистизм ;
- Аудиториягә эмоциональ тәэсир итү;
- Халык традицияләренә костюмнарның туры килүе;
- Коллективларның үзенчәлеге.
Җиңүчеләрне бәяләү:
Барлык таләпләргә дә туры килгән коллективларhәм аерым балалар дипломнар hәм призлар белән бүләкләнәчәкләр.
Оештыру комитеты.
|