ßØÜ ÝÇÒÀÁÀÐ
  Тамчы-шау
 
 
 
“Тамчы-шау” тапшыруыннан истәлекләрем.
Үзенең алтын яфраклары, муллыгы белән алтын көз килеп җитте. Тирә-юньдә агач яфраклары төрле төстәге келәм булып, йөри торган юлларны, юл читләрен каплаган. Без дә сөекле мәктәбебез ишекләрен ачып кердек. Мәктәп тә безне сагынып, киң колачын җәеп каршы алды. Шулай итеп без яңа уку елын башлап җибәрдек.
Көннәрдән бер көнне безгә бик тә сөенечле хәбәр ирештерделәр. Мәктәпкә Казан телевидениесеннән факс килгән. Анда безнең мәктәп укучыларын хәзерге вакытта, балалар арасында бик тә танылган һәм яратып карала торган “Тамчы- шау” тапшыруына чакыру җибәрелгән икән. Татар теле укытучысы Әлфия апа, безнең сыйныфка керде дә, миңа, Энҗегә һәм Лилиягә бу шатлыклы хәбәрне әйтте. Тагын 6нчы сыйныф укучыларыннан Илфар белән Алинә иде. Бик нык итеп әзерләнергә кушты.
Мин бу хәбәрне бик шатланып кабул иттем. Чөнки минем Казанга барганым юк һәм гел бу тапшыруны караганда: “ Мин дә анда катнашып, үземнең белем дәрәҗәмне тикшереп карар идем “,- дигән уйлар килә иде башыма. Бу хыялым тормышка ашыр дип, уйлап та карамадым. Шул хәбәрне ишеткәч, минем ничек сөенгәнне, мин аңлатып бирә алмам, ахры. Без бик тырышып әзерләнә башладык. Бик күп китаплар актардык, интернет челтәренә кердек, элек алган белемнәрне кабат искә төшердек һәм яңалары белән баеттык. Бик күп кенә шигырьләр өйрәндек.
Казанга барасы көн тиз генә килеп җитәр кебек тоелмады, күңел гел ышанмады. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Иртән иртүк торып, чәйләр эчеп, матур итеп ак күлмәкләр киеп, автобуска утырдык. Юл шактый озын тоелды. Чөнки күңел күптән Казан урамнары буйлап йөри инде. Менә Казан шәһәре. Сөекле шагыйребез Г. Тукай әйткәнчә:
“ И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!”
Тукай бабайның сүзләре чыннан да дөрес икән. Казан шәһәре нурланып балкып тора. Нинди матур ул-Казан!! Шушы матурлыкка сокланып бара торгач, ТНВ каналы урнашкан урынга килеп җиткәнне сизми дә калдык. Безне бик әйбәт итеп каршы алдылар һәм бераз көтәргә куштылар. Чөнки башка мәктәп укучылары телевиденигә төшә иде. Бу көтеп торудан файдаланып, без бераз таныша башладык. Безнең өчен бу бик кызыклы иде. Мондый урында булу бик күп кешене кызыктырса да, анда булу, бигрәк тә катнашу бар укучыга да насыйп булмый шул. Ә безгә бу бәхет елмайды. Эче аның бик кызыклы иде, чөнки тапшыруны ничек төшергәннәрен без рәхәтләнеп карый алдык. Бездән алда төшкән мәктәп безнең кебек укучылар иде. Кайбер сорауларга җавап бирә алмасалар, яки төгәл булмаса, алар өчен дә борчылдык. Кыен ишетелгән сорауларга: “Без дә җавап бирә алырбызмы? Югалып калмабызмы?”- дигән фикерләр килде.
Ниһаять безгә дә чират җитте. Безне студиягә чакырдылар. Иң беренче эш итеп безне тапшыруның этаплары белән таныштырдылар. Интелектуаль уен 4 конкурстан тора икән. Аннан соң жюри әгъзалары белән таныштырдылар. Ә безнең көндәшләр Чувашия республикасыннан иде.
1 конкурста үз мәктәбеңнең визит карточкасы иде. Менә сыналыр чак та килеп җитте. Безгә ничек тә сынатмаска кирәк, кадерле мәктәбебезне, аның чын йөзен күрсәтергә кирәк. Татарстаннан читтә яшәсәк тә, татарча матур итеп сөйләшәбез, гореф-гадәтләрне югалтмыйча саклыйбыз. Мин үзем менә мондый шигырь юллары сөйләдем:
“Туган телебез татар теле,
Чит төбәктән үзебез.
Гореф-гадәтләрне югалтмыйча,
Яшәп яткан көнебез.
Бу бәйгегә тәүге тапкыр,
Чыктык сезнең каршыга.
Уңганмы без? Зирәкме без?
Һәрвакыт сезнең алда
Әзер без, сыналырга!
Ә үземне мин болай дип таныштырдым:
“Руслан- дип дәшәләр
Миңа барлык дусларым
Тыйнаклык һәм сабырлык,
Тырышлык һәм уңганлык
Төп сыйфатлар барысы.
Менә шуларны туплап
Яшимен мин кыскасы.
Чит телләрне яратам.
Конкурсларда катнашам.
Әгәр нәтиҗәсе яхшы булса,
Дуслар белән уртаклашам.”
Инде команда исеменә килгәндә, без “Ялкын”нар идек. Аңа девиз уйларга кирәк булды. Аптырап калмадык, чатнатып җавап бирдек:
Ялкыннар без үзебез,
Һәр эштә дә булган без.
Көрәшергә һәм җиңәргә,
Ялкын булып янарга-
Һәрвакытта әзер без...”
Бәйгедә алган тәэсирләрне язып кына бетереп булмый. Минем шуны гына әйтәсем килә, бу көн күңелемдә бик матур һәм якты истәлек булып калыр.
Иске Йөрек урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Зинатов Руслан.

 
 
  Сегодня были уже 14680 посетителей (20343 хитов) здесь!  
 
Этот сайт был создан бесплатно с помощью homepage-konstruktor.ru. Хотите тоже свой сайт?
Зарегистрироваться бесплатно