ßØÜ ÝÇÒÀÁÀÐ
  Нигматҗанова...
 

 
Нигматҗанова Алинәнең истәлеге.
Безнен мәктәпкә Казан телевидениесеннән “Тамчы-шоу” конкурсына чакыру килде. Анда катнашу өчен 5 укучы кирәк иде. Безнен мәктәптән 8нче сыйныф укучылары: Әсхадуллина Энҗе, Шиһабетдинова Лилия, Зиннатов Руслан һәм 6нчы сыйныф укучылары Нәбиуллин Илфар һәм мин бардым.
Иртәнге сәгать 5тән без Казанга барырга юлга чыктык. Безнең белән укытучылар һәм группа поддержки барды. Казанга барып җиткәч, без телевидениегә кердек. Анда бераз көттек. Бездән алда Казанның 2 мәктәбе көч сынашты. Менә безнең чират җитте. Безнең көндәшләр Чувашиядән Урмай мәктәбе иде. Аларның командаларының исеме “Мишәрләр”, ә безнең “Ялкын” иде. Беренче без авылыбыз һәм мәктәбебез турында шигырьләр сөйләдек:
Горурланыр хаккыбыз бар:
Тукай туган телебез
Бердәнбер татар мәктәбе
Һәрчак ачык йөзебез.
Ә үзем белән таныштырганда мин мондый шигырь сөйләдем:
Минем исемем Алинә
Яраталар барсы да
Хәзер сезгә ошар өчен
Тырышырмын тагын да.
Күп белемнәр тупладык
Җыелдык көч сынашырга.
Матур итеп сөйләүме?
Яхшы итеп укумы?
Тәм-томнар пешерүме?-
Булдырамын барсын да.
Инде шуны исбат итим,
Кырыс жюри каршында.
Шулай ук көндәшләргә дә без зур уңышлар теләдек, һәм үзебез ясаган кесә бүләк иттек:
Көндәшләр, уңыш телибез
Без киң күңелле халык.
Менә кесә! Тутырыгыз.
Очколар җыя барып.
Ярышка да старт бирелде. Беренче турда безгә сораулар бирделәр, без ул сорауларга дөрес итеп җавап бирергә тырыштык. Икенче турда экран белән эшләдек. Башта биш рәсем күрсәттеләр, аннары шул рәсемнәргә карата сораулар бирделәр. Өченче турда команда белән бергә бер сүздән күп сүзләр төзедек. Дүртенче, ахыргы тур, “Капитаннар бәйгесе” иде. Бу турда капитаннарга мәкальләрнең башын әйттеләр, ә алар ахырын әйтергә тиеш иде.
Йомгак ясау вакыты да килеп җитте. Безнең бик тә җиңүче команданы беләсе килде. Ләкин баллар тигез булу сәбәпле, безнең ярышта дуслык җиңде!
Аннан чыккач, без Бауман урамында йөрдек, Кол Шәриф мәчетен күрдек, Макдональска кердек. Казан бик матур шәһәр икән.
Нигматҗанова Алинә, 6 сыйныф укучысы.
 
 
 
  Сегодня были уже 14685 посетителей (20348 хитов) здесь!  
 
Этот сайт был создан бесплатно с помощью homepage-konstruktor.ru. Хотите тоже свой сайт?
Зарегистрироваться бесплатно