ßØÜ ÝÇÒÀÁÀÐ
  Шиһабетдинова...
 



“Тамчы шоу”га барасыз дигән хәбәрне безгә татар теле укучысы Әлфия апай җиткерде. Алгарак китеп шуны әйтим, анда алган тәэсирләр турында сочинение язарга да ул кушты. Казанга барасы көнне без дулкынланып көттек. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Казанга барып җиткәч, без ТНВ студиясенә кердек. Бераз көтәргә куштылар, чөнки анда бүтән мәктәп укучыларын төшерәләр иде. Вакыт бик тиз үтеп китте. Иркенләп таныша да алмадык. Чират безнеке. Беренче конкурс визитка иде. Һәр кеше туган авылы, укыган мәктәбе һәм үзе белән таныштырырга тиеш булды. Мондый шигырь юллары белән мин авылым һәм мәктәбем белән таныштырдым, көндәшләрне хәтта кунакка да чакырдым:
Килегез безнең авылга
Мәктәбебезне күрегез.
Очкыннар чәчеп янганга
Ышанырсыз үзегез.
Үзем турында менә мондый шигырь укып таныштырдым:
Минем исемем Лилия
Туганмын август аенда.
Табигатьне яратканга
Чәчәк исеменә ия.
Бик тырышып укыйм мин
Ярышларда гел алда.
Бию, җырлау, чигү, бәйләү
Төп эшләрем һаман да.
Бу конкурс тамамлангач, төп этапларда көч сынаштык. Ике команда да бик көчле иде, шуна күрә уен тигезлек белән тәмамланды. Кайсыдыр ягыбыз белән без өстенрәк идек. Ләкин хөкемдарлар балларны тигезләделәр, шуның өчен ике команда да җиңүче булды. Безгә бүләкләр бирделәр.
Студиядән чыккач, әле без тиз генә кайтырга ашыкмадык. Чөнки арабызда кайберләре Казан шәһәренә беренче тапкыр гына килде. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырыштык. Әзме, күпме Казан белән танышасыбыз килде. Бәлки, мәктәпне тәмамлагач, кайсыларыбыз Казан шәһәренә юл тотар. Иң беренче без Кремльгә бардык. Анда, Муса Җәлил һәйкәле янында, фотога төштек.
Татар халык шагыйре Сибгать Хәким әйткәнчә:
Җыелыр алар Җәлил тирәсенә-
Безнең кешеләр, безнең илнеке...
Бер һәйкәлгә урын сайлый заман,
Ә күңелемдә минем- унике...
Чыннан да, Муса Җәлилнең шагыйрь әйткәнчә, унике көрәштәше дә аның тирәсеннән урын алган. Алар арасында шагыйрь Муса Җәлил аерылып тора. Аның һәйкәленең Казандагы Кремль алдында салынуы табигый иде. Бу урында кайчандыр патша сыны торган. Хәзер исә анда татар шагыйренең һәйкәле урын алган. Шагыйрь һәм аның каһарман дуслары барлык халыкларның бәхете өчен гомерләрен дә кызганмадылар. Әлеге калкулык гаделлекнең, изгелекнең гәүдәләнеше булырга тиеш. Бирегә килгән кеше, һичшиксез, Муса Җәлил белән бергә көрәшкән һәм үлемне тез чүкмичә, батыр йөрәкле булып каршылаган башка каһарманнарыбызны дә хәтереннән уздыра.
Аннан соң без данлыклы Бауман урамына мендек. Бауман урамы бик чиста, матур. Анда без тарихка кайткан кебек булдык, Екатерина II каретасын күрдек. Анда да фотога төштек. Урам буйлап төрле- төрле фонтаннар тезелеп киткән. Ниндиләре генә юк! Әкият герое дисеңме? Су анасы чәчен тарап утыра, бака авызын ачып су сиптереп утыра. Ә суында төрле- төрле акча берәмлекләре ята.
Йөри торгач китаплар кибетенә кердек. Китапларның теләсә кайсы өлкәгә караганы бар. Олысы да, кечесе дә үзенә кирәкле кызыклы китапны таба ала. Дисклар сата торган кибетне дә читләтеп үтмәдек. Үзебезгә ошаган һәм яраткан киноларны, уеннарны, җырчыларның дискларын алдык. Бу кибеттән чыккач, ашыйсы килүебез искә төште һәм без атаклы Макдональска барып,тәмле итеп ашадык. Вакыт та шактый соң иде, әле кайтасы да бар, шуңа күрә кайтыр юлга чыгарга да булдык . Казанда бик рәхәт булса да, өйдә тагын да әйбәт. Шактый күп тәэсирләр алып, Казанны карап, үзебезне күрсәтеп, без кайтыр юлга чыктык. Барыбыз да бик нык арыган идек. Әле өйгә кайткач сөйлисе, алган тәэсирләр белән уртаклашасы да бар бит.
Шулай итеп ул көн бик күп истәлекләр калдырып, төшкә кергән кебек кенә, үтте дә китте.
Шиһабетдинова Лилия 8 сыйныф укучысы.
 
 
  Сегодня были уже 14681 посетителей (20344 хитов) здесь!  
 
Этот сайт был создан бесплатно с помощью homepage-konstruktor.ru. Хотите тоже свой сайт?
Зарегистрироваться бесплатно