ßØÜ ÝÇÒÀÁÀÐ
  Хәлиуллина...
 
Сочинение.
Казанга сәяхәт.
Сентябрьнең матур бер көне. Иртә таңнан матурланып ал шәфәкъ сызылды. Озак та үтмәде кызарып кояш күренде. Менә шундый искиткеч иртәдә без Казан шәһәренә барырга юлга кузгалдык. Чөнки безнең мәктәп укучыларын “Тамчы-шау” тапшыруына чакырганнар иде. Уенда катнашучылар 5 булса, ә калган 3 укучы алар өчен болеть итәргә барды. Алар арасында мин дә бар идем. Тагын 6нчы сыйныфтан Хәлиуллина Кадрия, 8нче сыйныфтан Хасанов Иляс һәм 7дән мин- Хәлиуллина Гөлия.
Автобуста барган вакытта бик күп авыллар аша үттек, аларны карап , танышып бардык. Юл өстендә бик кызык-кызык исемле авыллар бар икән. Казан юлы чиста һәм бөтен җиргә асфальт җәелгән.
Менә без Казанга да килеп җиттек, шактый иртә булуга карамастан, шәһәр чыннан да казан шикелле кайнап тора. Студиядә безне Зөһрә исемле апа каршы алды. Бина эчендәге бүлмәләр белән таныштырып чыкты.
Без киемнәрне алыштырып, ярыш була торган бүлмәгә кердек. Анда көндәшләр белән таныштык, бергәләп, истәлек өчен дип, фотога төштек. Без өчебез үз командабыз яклы булып утырдык, кирәк урында кул чаптык, чөнки Зөһрә апа өйрәтеп керткән иде. Ике команда да бик тырыш булып чыктылар. Уенда безнең мәктәп укучылары җиңә дип көтеп утырганда, хөкемдарлар ике якны тигезләделәр дә куйдылар. Шулай итеп безгә җиңәргә насыйп булмады. Чыннан да, безнекеләр теге командага караганда көчлерәк иде.
Уенны алып баручы Марсель Әхмәдуллин белән таныштык. Педагогика китабы авторы Әнвәр Хуҗиәхметов белән очраштык. Тагы шушы тапшыруны оештырган кешеләр белән таныштык. Уен беткәч, алар белән саубуллашып чыгып киттек.
Аннан соң укытучыларыбыз Лилия апа белән Миләүшә апа безгә Казанны күрсәттеләр. Кремль. Кол-Шәриф мәчетен күрсәттеләр, атаклы Кырлай паркы яныннан үтеп киттек, Бауман урамында, китап кибетләренда йөрдек. Макдональcка кереп туңдырма һәм пешкән ризыклар ашадык. Тамаклар туйгач, инде арып беткәч, кайтыр юлга чыктык.
Казан безнең күделләрдә, нәни генә йөрәгебездә шактый тирән урын алды. Тагын шундый ярышларга барырга,аларда үзем катнашырга хыялланам. Бәлки, киләчәктә бу теләгем тормышка да ашар. Шуңа күрә тырышып укырга, күп белергә омтылырга кирәк .
Хәлиуллина Гөлия, 7нче сыйныф укучысы.
 
 
  Сегодня были уже 14684 посетителей (20347 хитов) здесь!  
 
Этот сайт был создан бесплатно с помощью homepage-konstruktor.ru. Хотите тоже свой сайт?
Зарегистрироваться бесплатно