Нәбиуллин Илфар хатирәләре.
Менә көз ае җиткәч без укырга йөри башладык. Безнең апалар бер дә уйламаганда көтелмәгән хәбәр җиткерделәр. Безне Казан шәһәренә чакырганнар икән. Мин башта аңламыйча калдым. Баксаң “Тамчы-шау” ярышына чакырганнар. Бу телепроектны Татарстанның Яңа гасыр каналы күрсәтә дип әйттеләр. Бу тапшыруны караганым булса да, анда катнашу хокукына ия булырмын дип уйлап та карамадым. Монда мине дә алдылар. Башта мин югалып калдым, баш та тартмакчы булдым. Инде бөтен мәктәбем исеменнән, аның йөзен күрсәтәсе булгач, бөтенләй аптырап калдым. Башыма әллә нинди куркыныч уйлар килде. “Сорауларга дөрес җавап бирә алмасам, иптәшләремнең, укыткан укытучыларымның йөзенә кызыллык китерсәм, аларның ышанычын акламасам, ничек итеп кайтырмын,”- дип уйладым. Бу уйларымның очына чыга алмасам да, үземә, иптәшләрем көченә ышандым һәм анда катнашырга ризалык бирдем. Башка мәктәп укучыларыннан кайсы ягым белән ким соң мин? Иптәшләремнең дә белемнәре начармыни? Әйдә үзебезнең төшеп калмаган икәнебезне күрсәтик әле бер. Шушындый уйлар миңа катнашырга көч бирделәр.
Берничә көн әзерләнгәч, 22 сентябрь көнне без юлга чыктык. Килеп тә җиттек. Мин телевидениене башкачарак күз алдына китергән идем. Анда бик күп төрле ут яктырткычлар, камералар бар икән. Без “Хәерле иртә”, “Татарстан хәбәрләре” төшерелә торган җирләрне күрдек.
Инде безгә дә чират җитте. Безне дә төшерә башладылар. Башта уенның барышы белән таныштырып үттеләр. Монда ике команда көч сынаша иде. Без Киров өлкәсе, Малмыж районы, Иске Йөрек урта мәктәбеннән.
Сәлам сезгә Кировтан,
Иске Йөрек авылыннан.
Сәлам сезгә урманнардан,
Сәлам сезгә кырлардан,
Күктәге йолдызлардан.
Тамчы-шауда катнашучы
Кыю егет- кызлардан.
Вакытны буш уздырырга,
Яратмыйбыз без алай.
Күп укыйбыз, эзләнәбез,
Җырлыйбыз да, биибез-
Менә нинди шаян без.
Ярышта катнашканда
Моны үзегез күрерсез.
Ә көндәшләр Чувашия республикасы, Батыр районы, Урмай мәктәбе булды. Барлыгы 4 турда көч сынашырга тиеш идек. Этаплар бүлеп куелган. Һәр этапка балл куела. Беренче конкурска балл куелмый. Без мәктәбебез, үзебез белән таныштырдык. Үзем белән таныштырганда мин болай дип сөйләдем:
Исемем минем Илфар:
Бик уңган һәм бик булган.
Әйтерсең иңбашыма
Бәхетле бер кош кунган.
Футбол, хоккей яратам.
Укыймын гел бишлегә.
Күп белергә теләгәнгә
Килдем сезнең каршыга.
Бу ярышта катнашу-
Зур бәхет ул һәркемгә.
Елмайды миңа бу бәхет.
Команда белән бергәләп,
Җиңәргә минем исәп.
Ләкин көндәшләр бездән калышмады. Үзләре белән таныштырдылар. Шактый гына сүзләрен бик аңлап бетерә дә алмадык. Чөнки алар безнең шикелле матур, саф итеп татарча сөйләмәделәр. Аларның телләре икенче төрле, каты иде. Үзебез матур итеп сөйләшә белгәнгә без бик нык сөендек. Хөкем итүче жюри әгъзалары да безнең татарча матур итеп сөйләшкәнгә аптырадылар. Урыс арасында яшәп тә, үз телләрен онытмаган, саф татарча дөрес, матур итеп сөйләшә белүчеләр барлыгына ышандылар. Әле безне мактап та алдылар.
Безнең ярышларның төп хөкемдары профессор Әнвәр Хуҗиәһметов иде. Шулай ук без бу кичәне алып баручы Марсель Әхмәдуллин белән таныштык.
Ярыш тәмамлангач, безгә бүләкләр бирделәр, мактау грамоталары өләштеләр. Аннан соң без бераз Казан урамнарында йөрдек тә, соңыннан авылыбызга юл тоттык. Нәрсә генә әйтсәң дә, үз авылыбызда рәхәт икән. Г. Тукай әйткәнчә:
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.
Шушы юллар белән мин “Тамчы-шау” тапшыруыннан алып кайткан истәлекләремне тәмамлыйм.
Нәбиуллин Илфар, 6 сыйныф укучысы.