Болардан башка hәр команданың учак ягу җайланмалары, казаннар, төшке аш әзерләргә азык-төлек, блокнот hәм дәфтәрләр, гади карандашлар, линейка булырга тиеш.
Яшь этнографларның 1 районара слетының ярышлар hәм бәйгеләр УЗДЫРУ ТӘРТИБЕ.
Читтән торып уздырыла торган “Агач бизәкләре” бәйгесе.
1.Бәйге команда белән уздырыла.
2. “Агач бизәкләре” дигән альбом әзерләп алып килергә. Анда торак җирне (тәрәзәләр, өй бурасы, баскыч, өй алды, түбә, капкалар h.б.) чагылдырган hәм тулы аннотациясе ( фото яки рәсем кайда, кайчан, кем тарафыннан, өйнең хуҗасы кем, билгеле булса – бизәкләрне ясаган кеше, ясау вакыты) булган фотосүрәтләр, рәсемнәр булырга тиеш. Альбомга шулай ук материалны әзерләгәндә эшләнгән, кулдан ясалган эскизларны да урнаштырырга була.
3. Тәкъдим ителгән альбомга җирле балта осталары hәм аларның осталыгы үзенчәлекләре турында 5 минутлык чыгыш әзерләргә.
“Кече этнография экспедициясе” бәйгесе.
Бәйге контроль вакыт эчендә “авыллар” буенча экспедиция формасында (hәр “авыл” – контроль пункт – КП) уза. КПда команда судья биремнәрен үти. Стартта командаларга КПлар куелган, маршрут күрсәтелгән карта бирелә.
Якынча тәкъдим ителгән биремнәр: 1. Торак турында материаллар җыю. 2. Табак – савыт. 3. Кием – салым
4. Халык сәнгате. 5. Фольклор /“Аулак өй” бәйгесе/. 6. Йолалар / өй салу йолалары/. 7. Хәрәкәтләнү чаралары. 8. Эш кораллары
“Ял итү” этапында команда төшке аш әзерли hәм өй салу йоласын күрсәтә.
“Аулак өй” бәйгесе маршрутны узып бетергәч күрсәтелә. Команда, үзләренең торган урыннарына хас булган җыр, бию, уен күрсәтә.
Этапларда биремнәр үтәү:
- 1, 2, 3 этапларда тәкъдим ителгән предметларны, фрагментларны тасвирлау, сөйләү;
- 4, 7, 8 этапларда бирелгән предметлар, рәсемнәр, тасвирлаулар буенча тану.
Этапларда биремнәрне үтәү баллар белән бәяләнә. Иң күп балларны җыйган команда 1нче урынга чыга.
“Узган елда - иң кызыклы табылдык” бәйгесе табылдыклар турында сөйләмгә кайтып кала. Табылдыкның фотографиясе яки рәсеме буенча команда узган елда булган иң яхшы этнография табылдыгы турында кыскача сөйли. Сөйләмдә табылдыкның кайчан, кайда, кемдә hәм кем тарафыннан табылганлыгы, хәзерге вакытта сакланган урыны турында 3-5 минут эчендә әйтелә.
Түгәрәк өстәл “Балалар белән туган якны өйрәнүне оештыру буенча яңа ысуллар куллану”
Җитәкчеләр үзләренең эш тәҗрибәсе, ирешелгән нәтиҗәләре белән 10 минуттан узмаган чыгыш ясыйлар.
“Минем шәҗәрә”, “Төп йортым” буенча бәйгеләргә hәрбер командадан ике тема буенча берәр эш тәкъдим ителә. Иң яхшы материаллар бүләкләнәчәк.
Гаилә бәйрәме “Баланың бишеге – тормышның ишеге”
Гаилә бәйрәменә алдан шундый әзерлек эшләре алып барыла:
1. Балалар арасыннан, сәләтләренә карап, бәйрәмдә катнашу өчен гаиләләрне сайлап алу.
2. “Безнең гаилә” дигән темага рәсем бәйгесе үткәрү.
3. Укытучылар, әти-әниләр, балалар көче белән концерт әзерләү.
4. Күп балалы, үрнәк гаиләләрнең өйләрендә булу, бала тәрбияләүдәге эш тәҗрибәләре белән танышу. Аларның тәҗрибәсен башка гаиләләргә тарату максатыннан стена газетасы чыгару.
5. Күргәзмәләр өчен балалар, әти-әниләр кул эшләрен туплау.
6. Чакырылган кунаклар өчен истәлек бүләкләре әзерләү.
7. Бәйрәм үтәчәк зал түбәндәгечә бизәлә:
- Кул эшләреннән күргәзмә оештырыла (махсус өстәлләрдә);
- Балаларның рәсемнәре стенага матур итеп эленә;
- Икенче як стенага берничә гаиләнең бала тәрбияләү тәҗрибәсе, халык педагогикасына таянып, балалар белән мәктәптә оештырылган эшләр, алар белән булган кызыклы вакыйгалар чагылдырылган газета урнаштырыла;
- Теләгән гаиләләргә фотога төшү өчен махсус урын билгеләп куела;
- Бәйрәм үтәчәк сәхнәгә бала, кояш, тынычлык күгәрченнәренең зур итеп ясалган рәсемнәре, чәчәк бәйләмнәре урнаштырыла.
Бәйрәмгә килгән hәр гаиләне милли киемнәрдән 2 укучы кыз hәм укытучылар каршы ала. Кызлар балаларны пешекче апалар әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, ә укытучылар гаилә башлыклары өчен “Гаиләдә бала тәрбияләүдә әби-бабаларыбыз алымнары, киңәшләре” дигән истәлекләр тараталар.
Кичәнең барышы.
Акрын гына Т. Миңнуллинның “Эниләр hәм бәбиләр” әсәре буенча куелган спектакльгә иҗат ителгән көй ишетелә, барлык килгән кунаклар залга уза. Аннары бер укытучы Э. Шәрифуллинаның “Бала тудырды ана” дигән шигырен укый:
Галибәнә яктырып
Ал таң аткан чагында, Сандугачлар җиhанга Моң тараткан чагында, Зилзиләләр куптарып, Үзе яткан карында Җанлыдан җан яралды. Чәчәкләр баш калкытып Нурга күмелгән мәлдә, Бар табигать анланып, Җырга төренгән мәлдә, Бәгырьне парә-парә, Җан ачысы телде дә Җанлыдан җан яралды. Җиргә, күккә, тирә- юньгә Яңа аваз таралды. Шабыр тиргә төшкән ана Бер рәхәт сулыш алды... Бар матурдан матуррак, Кыйммәтледән кыйммәтлерәк, Үз җаныннан газизрәк Бала тудырды Ана. Бүген таңда дөньяга Кеше тудырды Ана.
Магнитофон язмасында яшь бала авазы ишетелә.
Алып баручы: Хәерле кич, балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, хөрмәтле кунакларыбыз. Сезне бүгенге гаилә бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Бәйрәмегез күңелле үтсен.
“Әниләр hәм бәбиләр” җыры башкарыла.
Алып баручы. Кешелек дөньясы Кеше диеп аталган бөек исемне йөртүче 2 җенескә аерылган: хатын-кыз hәм ир-ат. Алар бергә кушылып, бер казаннан ашап, уртак бала үстерә башласалар - монысы гаилә дип атала. Бала – гаиләнең бәхете. hәр әти-әни баласының киләчәге турында хыяллана, үзенчә фикер йөртә. Хәзер сөйләнәчәк шигырь юллары моның ачык мисалы булып тора.
Мөхәммәт Садриның “Бер ананың бала тибрәткәндәге өметләр” дигән шигыре укыла.
Алып баручы. Ә хәзер сәхнәгә 5әр бала тәрбияләп үстереп, бик матур гомер кичерүче гаиләләрне чакырабыз. Алар безне үзләренең ишле гаиләләре белән таныштырырлар. Әйдәгез, аларны тыңлап карыйк.
Алып баручы. Бу гаиләләр эшчән, тыныч, сабыр холыклы чын гаилә башлыклары тәрбиясендә яшиләр.
Әлеге гаиләләр белән түбәндәге сораулар буенча әңгәмә дә үткәрелә:
1. Ишле гаиләнең уңай hәм кыен яклары нинди? (әтиләр өчен)
2. Хезмәт бүленеше ничек куелган? (әниләр өчен)
3. Гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтәсезме?
4. Өлкәннәргә булышасызмы, нинди эшләр башкарасыз? (балалар өчен)
Алып баручы. hәр гаилә бәйрәмгә бүләк алып килгән. Әйдәгез, хәзер аларның чыгышларын карыйк. (җырлар, биюләр башкарыла)
Алып баручы. Инде биредә чыгыш ясаган гаиләләргә, тигез гомер, сәламәтлек, уңышлар теләп, алар хөрмәтенә җыр тапшырыла.
Хәзер бер генә балалары булган, быел гына мәктәпкә балаларын йөртә башлаган гаиләләребезне бирегә чакырабыз.
2 гаилә белән әңгәмә үткәрелә, алар уен-ярышта катнаштырыла:
1. Балагызны мәктәпкә китергәндә, гомүмән, тәрбияләгәндә әти кеше ничегрәк ярдәм итә? (Әнигә)
2. Киләчәктә гаиләгезне ничек күз алдына китерәсез? (Әтигә)
Әтиләр hәм әниләр “Бәби төрү” бәйгесендә катнашалар (уен)
Яшь гаиләләрне котлап, балалар чыгыш ясый.
Алып баручы. Безнең арада спорт белән шөгыльләнеп район , хәтта илебез данын яклаучы әтиләребез дә бар. Хәзер аларны бирегә чакырабыз.
Берничә гаилә белән “Әти, әни hәм мин – спортчылар гаиләсе” бәйгесе үткәрелә.
Спорт уеннары:
1.Әтиләр сикергеч белән сикерәләр.
2. Әти белән әни, баланы, кулларына утыртып, “Гүгәләп тору” күнегүләре эшлиләр.
3. Команда башлыклары (балалар) яшелчәләр җыялар.
4.Гаиләләр аркан тартышалар.
Спортчылар гаиләләрен укытучылар сәламли
Алып баручы. Гаиләнең ныклыгы, тигезлеге – баланың бәхете.
Бала:Без килгәнбез бу дөньяга Бәхетле булыр өчен, Бәхет дигән төшенчәнең Эчендә йөзәр өчен.
Алып баручы: Бала үстерү борчулы hәм шул ук вакытта бик җаваплы бурыч та ул. .... ата-ана үзләренең ... күз нурын иртә белән безнең мәктәпкә озата, кичен каршы ала. Бик күпләр бу зшне парлап, килешеп, бергәләп башкаралар, йөкне тигез тартып, мәктәпкә дә ярдәм итәләр. ( Үрнәк гаиләләрнең исемнәре әйтелә, балалары белән сәхнәгә чакырыла hәм алар белән уеннар оештырыла)
1. Әтиләр кызларының чәченә тасма (бант) бәйлиләр.
2. hәр гаилә үзенең 7 буын бабасын санап күрсәтә h.б.
Шушы гаиләләрне котлап “Татар биюе” башкарыла.
Алып баручы. Безнең күп гаиләләребез сәнгатькә гашыйк. Сезне алар белән таныштырып үтәбез.
Сәхнәгә берничә гаилә чакырыла hәм концерт номерлары күрсәтә. Кичәне малайлар вокаль ансамбле дәвам итә.
Алып баручы. Безнең арада күп еллар үз балаларын мәктәпкә йөртеп, ә хәзер исә, лаеклы ялга чыгып өйдә оныкларын тәрбияләп, килен hәм уллары белән тату гомер кичерүче дәү әни, дәү әтиләребез дә бар. Аларны сәхнәгә чакырабыз.
Сораулар:
1. Килен hәм кияүләргә нәрсәләр теләр идегез?
2. Оныкларыгыз белән нинди кызыклы вакыйгаларга юлыкканыгыз бар?
Барлык дәү әниләр hәм дәү әтиләр хөрмәтенә җыр башкарыла.
Алып баручы: Бүген биредә иганәчеләребез дә катнаша. Алар бәйрәмгә килгән барлык гаиләләргә үзләренең бүләкләрен тапшырачак.
Иганәчеләр хөрмәтенә концерт номеры башкарыла hәм аларга балалар ясаган әйберләр тапшырыла.
Алып баручы. Хөрмәтле кунакларыбыз, кичәбезне бер дәү әни сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Иң бәхетле чак – бала үстергән чак. Әгәр яшьлегем кире кайтса, шул балаларымны янә бер тапкыр карап үстерер идем”. Бу гыйбрәтле сүзләр алар үзләрен бала үстерү бәхетеннән мәхрүм иткән әти-әниләргә дә барып җитсен иде.
Инде саубуллашыр вакыт та килеп җитте, бәйрәмебез шуның белән тәмам. Киләчәк очрашуларга кадәр!
Эшкәртмә Актаныш районы, Татарстан республикасы, “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Идрисова Кадрия эшкәртмәсенә төзәтүләр кертеп язылды.
Бергәләп ял итәбез.
Бу ял башта мәктәптә, аннан табигать кочагында, әти-әниләр белән берлектә үткәрелә.
Укытучы Исәнмесез, кадерле әти-әниләр hәм балалар! Хөрмәтле өлкәннәр!
Сезнең кайберләрегезнең әллә никадәр кичектергесез эше дә булгандыр, бәлки. Әмма сез бүгенге көнегезне балаларыгызга багышладыгыз. Рәхмәт сезгә! hәммәгезгә күңелле ял сәгатьләре телим.
Кадерле әти-әниләр, без үзебез дә әле кайчан гына балалар идек. Буяу каләмнәрен иреннәребезгә тидерә-тидерә рәсемнәр ясадык. Әйдәгез, хәзер дә шул елларны искә төшереп алыйк. Безнең белән бергә балаларыбыз да эшләсен. Рәсемнәребез гаилә тормышына, яраткан кешеләребезгә кагылышлы булсын. Ахырда жюри әгъзалары аларны бәяләр.
Беренче дәрес тәмамлана. Рәсемнәр җыеп алына. Җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп тәнәфес ясала.
Икенче дәрестә әти-әниләргә дә, балаларга да анкета сораулары таратыла.
Әти-әниләр өчен:
1. Көннең ничә сәгатен балаларыгызга багышлыйсыз?
2. Буш вакытыгызны кайда hәм ничек үткәрәсез?
3. Балаларыгыз белән бергәләп караган соңгы кинофильм яки театрның исеме нинди?
4. Балаларыгыз нинди эшләрдә булыша?
5. Улларыгыз-кызларыгыз белән горурлана аласызмы?
Балалар өчен:
1. Буш вакытында нәрсәләр эшлисең?
2. Өйдә нинди эшләрдә булышасың?
3. Әти-әниеңнең нинди сыйфатлары сиңа күбрәк ошый?
4. Әти-әниең белән горурланасыңмы?
5. Әгәр син тылсымчы булсаң алар өчен нәрсә эшләр идең;.
Анкетага җаваплар жюригә тапшырыла. Музыкаль тәнәфестән соң балалар арасында ярыш башлана.
Укытучы. Укучылар, хәзер сез ике командага бүленерсез. hәр командадан өчәр укучы чыга. Беренче командада гел кызлар гына, икенче командада гел малайлар гына. Беренче команда – бәлеш, икенче команда борщ “пешерә”. Бу нигъмәтләрне әзерләү өчен нинди яшелчә hәм ризыклар кирәк, шуларның рәсемнәрен сайлап алып, hәр команда пешерү тәртибен сөйли. Жюри әгъзалары әзерләнгән аш-суның “тәмен” бәяли.
Укытучы. Укучылар, хәзер матур итеп сеңлесенең чәчен үрә, кечкенә туганын елатмыйча карый hәм ашата белүчеләрнең осталыгы сынала. (Соңыннан әти-әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкарыла. Ул да ярыш тәртибендә, билгеләр куеп үткәрелергә мөмкин)
Ата-аналар комитетыннан бер әти яки бер әни чыгып, өлкәннәрне ярышка чакыра. Алар да ике командага бүленә. Иң элек аларның җитезлекләре тикшерелә.
1. Ике әти-әни чыга. 1 дән 20 гә кадәр саннар язылып, төрле тәртиптә куелган карточкаларны кем беренче булып дөрес тәртиптә тезеп чыга? (Икешәр, икешәр чыгып, бөтен әти-әниләр дә үзләренең җитезлекләрен сынарга мөмкин).
2. Ата-аналар ике командага бүленә.
1 команда өчен:
( 20 -9 : 6 *5) *0 =
2 команда өчен:
( 310 – 84: 7 *5) *0 + 1 =
мисаллары бирелә. Кайсы команда беренче булып чишә - ул зирәкләр командасы дип атала.
3. Такмаклар, биюләр, җырлар буенча ярыш үткәрелә.
Уенның өч төренә дә йомгак ясалып җиңүче ата-аналар hәм балалар командалары билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.
Укытучы. Кадерле әти-әниләр hәм балалар. Хәзер без көчебезне спорт мәйданында сынашырбыз. Сезнең барыгызны да табигать кочагына чакырабыз.
Әти-әниләр дә, балалар да спорт костюмнарын киеп урамга чыгалар. Балалар белән бергә төрле уеннар уйнала. Ахырдан бит-кулларны юып, яшел чирәм өстенә әзерләнгән зур гаилә табынына утыралар.
Укытучы. Кадерле әти-әниләр hәм балалар, бүгенге ялыбызны бизәгәнегез өчен сезнең hәркайсыгызга зур рәхмәт! Мондый бәйрәмнәрне киләчәктә hәркем үз гаиләсендә кабатласын. Ә хәзер аш-судан рәхим итегез!
(Мондый ялларны hәр укытучы яки әти-әни үзенең уй-хыялларын кушып үзгәртә, баета ала)
Валентина Борисова, Түбән Кама районы, Красный Ключ мәктәбе.