ßØÜ ÝÇÒÀÁÀÐ
  Сабантуй
 
Балалар сабан туе гөрләде.
         2010 елның18 июнендә Малмыж районы Яңа Смәел авылы җирлегендә ІІІ регионара балалар сабан туе узды. Халкыбызның милли бәйрәмендә мәйдан хуҗалары- Яңа Смәел урта hәм Пор- Китәк башлангыч мәктәпләре укучылары, кунакларыбыз: күрше Балтач районы Чутай hәм Куныр мәктәпләре балалары, Аджим, Иске Йөрек, Татар Конбашы, Малмыж шәhәренең 1нче, 2нче мәктәпләре, мәчеткә йөрүче балалар катнашты. Балаларга котлау сүзе белән Малмыж районы мәдәният идарәсе начальнигы Х.Х.Әхмәдиева чыкты. – Сабан туе татарның милли бәйрәме генә түгел, ул төрле милләт халкын берләштерүче бәйрәм дә! Бу мәйданда сез көчегезне сыный, төрле кызыклы ярышларда катнаша аласыз. Бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәт, чөнки сабан туеның әhәмияте бик зур. Бәйрәм мөбәрәк булсын!- ди ул. Шулай ук “Смәил” агрофирмасы генераль директоры, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге секретаре Борханов Илгиз Фәсхетдинович, Яңа Смәел авыл хакимияте башлыгы Нургаз Хаҗиәхмәт улы Фазлыев балаларга рәхәтләнеп матур итеп ял итүләрен, ярышларда актив катнашуларын тели. Сабан туе милли көрәштән башланып китте. Башта 45 кг кадәрге, аннан тагын да авырраклар көч сынаша. Бер-бер артлы: капчык киеп йөгерү, йомырканы кашыкка салып йөгерү, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән су ташу, чүлмәк вату, таяк, аркан тартышу, бүләк кисеп алу, гер күтәреп йөгерү ярышлары, озын толым, балык тоту, бәрәңге җыю конкурслары башланып китте. Делегацияләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бигрәк тә Малмыждан “Задоринка”, Чутай авылыннан “Веснушки” ансамбльләре үзләренең биюләре белән сокландырдылар. Бүләкләр бик мулдан булды. Абсолют батырга 2 үлчәү категориясендә дә велосипед, икенче урынга микродулкынлы мич, өченче урынга тузансуырткыч иде. Башка ярышларда да бик саллы бүләкләр тапшырылды. Моның өчен без “Бердәм Россия” паритиясе җирле бүлеге секретаре Илгиз Фәсхетдиновичка бик рәхмәтле. Бәйрәм гөрләде, бу, чыннан да, ел буе сагынып искә алырлык бәйрәм булды.

 
 
  Сегодня были уже 14666 посетителей (20301 хитов) здесь!  
 
Этот сайт был создан бесплатно с помощью homepage-konstruktor.ru. Хотите тоже свой сайт?
Зарегистрироваться бесплатно